Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "уйгыр геноцидына каршы" пикет узды


5 июль, җомга көнне Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Казанда "Кытайда уйгыр, казакъ, кыргыз халыклары геноцидына каршы" пикет оештырды.

Чара Казанның Дәрвишләр бистәсендә узды. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, "күптән түгел дөнья җәмәгатьчелеге игътибарына Кытайда төрки телле мөселманнарны күпләп кулга алулар һәм төрмәләрдә кырыс мөнәсәбәтнең яңа дәлилләре күрсәтелгән".

Дилморат Шәидов
Дилморат Шәидов

Екатеринбур шәһәрендә уйгыр милли-мәдәни автономиясе рәисе Дилморат Шәидов та Казан пикетында катнашты. Ул дөнья җәмәгатьчелегенә билгеле булган соңгы саннар шаккатыра, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Кытайның "тәрбия үзәкләрендә" тоткыннар саны инде миллионнар тәшкил итә.

"Без Кытайның "тәрбия үзәкләреннән" 3 миллион кешене азат итүгә ирешергә телибез. Без Кытайның коммунистик фиркасе Көнчыгыш Төркестанны тынычлыкта калдыруын телибез. БМОның барлык дәүләтләре моңа тәэсир итәргә тиеш", дип сөйләде ул "Idel.Реалии" хәбәрчесенә.

Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр ешая бара. Эзәрлекләнүчеләр арасында татарлар да бар. БМО вәкиле Гэй Макдугалл сүзләренчә, "сәяси тәрбия" үзәкләрендә 1 миллионнан артык уйгыр кешесе тотыла.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый. Кытай җитәкчелеге исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Моны алар экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG