Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур зиратында репрессияләнгән татарларга хәтер ташы ачыла


Левашов зиратында Сталин репрессиясе корбаннары истәлегенә куелган ташларның берсе
Левашов зиратында Сталин репрессиясе корбаннары истәлегенә куелган ташларның берсе

Сталин чорында үтерелгән татарларга истәлек тамгасы татарлар тырышлыгы белән куела.

Петербур шәһәре янындагы Левашов зиратында Сталин репрессиясе корбаннары булган татарларга хәтер ташы ачылачак. Бу турыда үзенең фейсбуктагы сәхифәсендә Петербурда туып-үскән танылган галим Ренат Беккин язып чыкты.

Репрессияләр чорында үтерелгән татарларга истәлек тамгасы татарлар тәкъдиме һәм тырышлыгы белән куела. Ренат Беккин сүзләренчә, Петербург татарлары өчен бу тарихи вакыйга.

Левашов зираты (Левашовская пустошь) – 1930-нчы елларда башланган “Зур террор” вакытында атып үтерелгән репрессия корбаннары җирләнгән урын.

“Халык дошманнарын” күпләп үтергән чорларда аларның мәетләрен кая күмәргә дигән сорау туа. Моны яшерен рәвештә башкарырга кирәк була. Моның өчен Левашово бистәсеннән ерак түгел җирдә урнашкан полигонны сайлыйлар. Шушы урынга 1937-1954 елларда атып үтерелгән кешеләрнең мәетләрен ташыйлар. Рәсми саннарга караганда, монда 45 меңгә якын кеше күмелгән. Атып үтерелгәннәрнең рәсми исемлекләре юк. Левашов зиратында күмелгәннәрнең күбесе сәяси гаепләүләр белән хөкем ителгәннәр була. Алар арасында галимнәр, дин әһелләре, яки милләтте өчен генә үтерелгән кешеләр дә була. Мәсәлән, 1937 елда милләте өчен генә дә гаепләнеп, уйлап чыгарылган, ялган җинаять эшләре белән хөкем итүләр башлана. Мисал итеп “Алман операциясе” дигән эшне китерергә була. Бу эш кысаларында Петербурда яшәүче алманнар советка каршы шымчылыкта гаепләнеп репрессияләнә. Шундый ук юл белән поляклар, финнар, ингерманландлар, романнар, итальяннар гаепсезгә хөкем ителәләр. Шундый эшләр нәтиҗәсендә хөкем ителгәннәр Левашовода күмелгән.

Монда күмелгән 45 мең кешедән бары 4 меңенең генә исемнәре билгеле. Алар арасында – ул чактагы Ленинград шәһәре Киров районы универмагында эшләгән, Нижгар өлкәсенең Чүмбәли авылыннан Мостафа Әбелханов, Татарстанның Әлмәт районында тимер юлда кондуктор булып эшләгән Махьян Йосыпов, Татарстанның Норлат районында Райтрансторгпитта эшләгән Хәмит Хәйдәров. Репрессияләп, корбан ителгәннәр арасында шулай ук Мәскәүдә сатучы булып эшләгән Тамара Булгакова, Кировстройда икътисадчы булган кырымтатар Шәех Садлаев та бар.

Татарлар хөрмәтенә куелган истәлек тактасында Коръән сүрәсе уеп язылган, шулай ук урыс телендә “Татарларга – репрессия корбаннарына” диелгән. Сонрак монда татарча язу да пәйдә булачак. Моннан кала, истәлек тамгасында шигырь юллары да китерелә, анда “Кафенлексез, Аллаһ сүзеннән башка, фамилияләре дә, исемнәре дә билгесез килеш, Левашовның салкын җирендә Татарлар ята” дигән сүзләр бар.

Бу урында кешеләр күмелүе турында мәгълүмәт 1989 елга кадәр яшерелә. Шул арада полигонда урман үсеп чыга, каберләр аска иңә, алар өстенә тагын бер кат ком өяләр. 90-нчы елларда монда халык корган зират барлыкка килә, алар агачларга үлгән якыннарының фотоларын элеп, бу урынны мемориалга әйләндерә. Шул ук чорда бу җирләрдә репрессияләнгәннәрнең күмелүе турында мәгълүмәт документлар белән дә раслана. Акрынлап бу урын халык мемориалына әверелә, ә соңрак монда милли һәйкәлләр дә урнаштырыла башлый.

1992 елдан башлап аерым кешеләр, милли якташлыклар һәм җәмгыятьләр тәкъдиме белән уртак һәйкәлләр урнаштыра башлыйлар. Шул ук Левашов мемориал зиратында белорус-литва, урыс, поляк, ингерманланд, фин, итальян, яһүд, алман, норвегияле, эстон, ассирияле, украин, латыш, литва милләтеннән булган репрессия корбаннарына багышлап истәлек тамгалары куелган. Тиздән татарлар истәлегенә дә хәтер ташы барлыкка киләчәк.

Бу – Петербурда репрессияләр вакытында атып үтерелгән кешеләрнең бердәнбер рәсми зираты. Шәһәрдә һәм Ленинград өлкәсендә халык арасында билгеле, әмма рәсми булмаган тагын берничә зират бар.

XS
SM
MD
LG