Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идлибтә Русия-Сүрия операциясендә 500-ләп кеше һәлак булган


Идлибтә бомбалаудан соң. 30 май 2019
Идлибтә бомбалаудан соң. 30 май 2019

Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Идлиб вилаятендә Русия хәрбиләре ярдәмендә хөкүмәт гаскәрләре һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык арасында 500-дән артык кеше һәлак булган, ике меңнән артык кеше яраланган.

Бу төбәктә Сүрия гаскәрләренең хәрби операциясе апрель ахырында башланган иде. Тыгыч халык арасындагы корбаннар турында Сүриядәге кеше хокукларын күзәтү үзәгенә сылтанып Reuters хәбәр итә.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, Русия һәм Сүрия хәрбиләре махсус рәвештә тыныч халыкка һөҗүм итә, хастаханәләрне бомбалый. Элегрәк хокук яклаучы Human Rights Watch оешмасы бу һөҗүмнәрдә тыелган тәлгәшле һәм яндыра торган бомбалар кулланылуын белдергән иде.

Мәскәү дә, Димәшк та бу хәбәрне кире кага. Алар бары Әл-Каидә белән бәйле җиһадчы сугышчылар һөҗүмнәрен кире кагуларын белдерә. Русия шулай ук Сүриядәге оппозиция сугышчыларын атышларны туктату килешүен бозуда гаепли.

БМО белдерүенчә, Идлибтәге хәрби операция барышында Идлибтән кимендә 300 мең кеше Төркия чикләре янына качкан. Төбәктә барлыгы өч миллионлап кеше яши. Аларның бер миллионы — балалар.

XS
SM
MD
LG