Маҗарстан башкаласы Будапештка Казаннан 30 октябрьдә туры очышлар башлана. Бу хакта "Казан" халыкара һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очышларны атнасына ике тапкыр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Wizz Air һава ширкәте башкарачак. Бәяләр 29,99 евродан башлана. Моңа 10 килограммга кадәр кул йөге да кертелә. Очыш вакыты ике ярым сәгать чамасы булачак.
Wizz Air - Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның иң эре лоукостеры. Ул 650 маршрут буенча рейслар тәкъдим итә, 44 илдә 147 юнәлешне бәйли. Һава ширкәте Airbus A320, A321ceo һәм A321neo очкычлары куллана.
Бүгенге көндә Казаннан Европаның Рига, Прага, Һелсинки һәм Майндагы Франкфурт шәһәрләренә туры оышлар бар.