Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев пенсия системы үсеше дәүләт програмын гамәлдән чыгарды. Премьер-министрның бу хактагы карары хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Проектны үтәүне берничә тапкыр кичектерделәр. Дәүләт програмының соңгы вариантында аны 2020-2035 елларда башкару турында әйтелгән иде.
"Пенсия системы үсеше" програмын 2010 еллар башыннан әзерлиләр. Ул төрле сәбәпләр белән расланмый калды, шул исәптән финанслар мәсьәләсендә дә килешү булмады.
2014 елның мартында Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов пенсия үсеше програмы ике айдан расланырга тиеш дип белдерде. Әлеге програм ярдәмендә, Дроздов сүзләренчә, пенсия күләме 2018 еда ике яшәү минимумына җитәргә тиеш иде.
Уртача яшәү минимуы 2019 елда 8846 сум дип билгеләнгән. Төбәкләрдә бу саннар төрле булырга мөмкин. Уртача пенсия Русиядә 14 825 сум тәшкил итә.