Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы төзелә


Татарстан президенты Әдәбият музеенда
Татарстан президенты Әдәбият музеенда

Татарстанда яңа эксперт-киңәш оешмасы - республика президенты карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы төзергә җыеналар.

Шура турында фәрман проекты Татартанның рәсми порталында чыккан.

Документка ярашлы, мәдәният һәм сәнгать шурасы Рөстәм Миңнехановка мәдәният өлкәсендәге вазгыять турында мәгълүмат бирәчәк, аның мәдәни оешмалар, мәдәният эшлеклеләре белән бу өлкәдә Татарстан дәүләт сәяәстенең төп юнәлешләрен булдыруда элемтәләрен тэмин итәчәк.

Шураны Татарстан президенты җитәкләячәк, республика башлыгы идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров урынбасары булачак. Шура секретаре итеп Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләнер дип фаразлана. Шурага 34 кеше керергә мөмкин. Алар арасында шагыйрьләр, композиторлар, китапханәләр, театрлар җитәкчеләре, җырчылар, рәссамнар керәчәк. Шура президиумында 15 кеше булыр диелә.

Шура әгъалары бушка эшләячәк. Утырышлары елына кимендә ике тапкыр, президимуныкы - чирек елга бер узарга тиеш.

XS
SM
MD
LG