"Күп телләр белү – ул кешеләр өчен өстенлек кенә дип саныйбыз", диде Лилия Галимова. Шул ук вакытта ул республикада "күпсанлы конференцияләр уза, анда һәркем үз фикерен әйтә", дип тә өстәде.
"Безнең позиция бар, аны күп тапкырлар әйттек. Без шул фикердә торабыз", диде Кирмән вәкиле.
Валерий Тишков Кзаанда узган этнологлар һәм антропологлар конгрессыннан соң татарларның туган телләрен өйрәнүгә карата фикерен белдергән иде. "Татарстанда бер телдән икенче телгә күчү ассимиляциягә китерә дигән караш йөри. Гәрчә Русиянең күпчелек татарлары мондый күчешне узды, татар булып калды", дип язды ул Facebook-та.
фикерләр (1)
күбрәк фикер