Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татфлот" 17,9 млн сумлык хезмәт хакы бурычларын каплаган


Моңарчы Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "Татфлот" оешмасын хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы ширкәтләрнең берсе дип атаган иде.

"Татфлот" көймәләр йөрешле ширкәте 975 хезмәткәргә булган 17,9 млн сум хезмәт хакы бурычын түләгән. Ширкәт башлыгы административ җаваплыкка тартылган, дип хәбәр итә TatCenter.

"Ширкәтнең авыр финанс хәле аркасында узган елның июнь аеннан ширкәттә хезмәт хакын түләү буенча бурычлар барлыкка килә башлаган. Алар бары тик транспорт прокуратурасы тыкшынуыннан соң гына капланган булган", дип хәбәр иттеләр Татарстанның транспорт прокуратурасында.

2019 елның башында оешма барлыгы 90 миллионнан артык хезмәт хакы бурычларын каплаган, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG