Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәмендә Казанда корбан чалу өчен 18 мәйданчык билгеләнгән


Кол Шәриф мәчетендә 2018 елгы Корбан гаете
Кол Шәриф мәчетендә 2018 елгы Корбан гаете

2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

Татарстан Диния нәзарәте Татарстанда корбан чалу мәйданчыклары исемлеген чыгарган. Казанда корбан чалу мөмкинлеге 18 мәйданчыкта булачак, шулай ук Татарстанның башка зур шәһәрләрендә дә мондый мәйданчыклар исемлеге тәкъдим ителә.

Быел Корбан бәйрәме 11 август көненә туры килә. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге дүрттә башлана, гает намазы 4:30да укылыр, дип хәбәр итә Диния нәзарәте. Башка шәһәр һәм авылларда намаз вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Татарстан Казыйлар шурасы быелгы нисаб күләмен 20 000 сум дип билгеләде. Мохтаҗлар өчен корбан итләрен тарату белән "Зәкят" хәйрия фонды шөгыльләнәчәк дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG