Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" эше нигезендә хөкем ителгән полиция хезмәткәре иреккә иртәрәк чыкты


Рамил Әхмәтҗанов
Рамил Әхмәтҗанов

Рамил Әхмәтҗанов 9 ел һәм бер ай иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән булган.

2012 елның мартында Казанның Сергей Назаров үлемендә гаепле дип табылган "Дальний" полиция бүлегенең элекке хезмәткәре Рамил Әхмәтҗанов иреккә чыкты. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе аның иректән мәхрүм итүдәге калган вакытны йомшаграк җәзага алышытыруны сораган мөрәҗәгатен канәгатьләндерде.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә Әхмәтҗановка җәза ирекне чикләү белән алыштырылачак дип белдерделәр. Мәхкәмәдә аңа колониядә 1 ел, 9 ай һәм 22 көн үткәрергә калган иде дип әйттеләр.

Русия җинаять кодексы нигезендә, иреге чикләнгән кешеләр тору урыннарыннан билгеле вакытта китә алмый, билгеле урыннарга бара алмый, муниципаль берәмлектән чыга алмый һ.б. Иреге чикләнгән кеше шулай ук даими теркәлү өчен дәүләт оешмасына килергә тиеш.

Рамил Әхмәтҗанов – сәламәтлеккә зур зыян китереп, үлемгә сәбәп булу һәм эш вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнгән дүрт "Дальний" бүлеге хезмәткәренең берсе. Ул 10 ел иректән мәхрүм ителде, соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе хөкем карарын йомшартып 9 ел һәм бер айга калдырды.

"Зона права" хокук яклау оешмасын "Дальний" эше нигезендә хөкем ителгән бер төркем кешенең инде иректә булуын хәбәр итә. Алар: Әмир Шәрәфуллин, Денис Васильев, Александр Фадеев һәм Айнур Рәхматуллин.

XS
SM
MD
LG