Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телендә җырлый белгән соңгы кет кешесе вафат


2010 елгы җанисәпкә күрә кет телендә сөйләшә алган 200 кеше калган.

Кет телендә җырлый белгән соңгы кеше, Александр Котусов вафат булган. Моның хакта "Национальный акцент" порталы хәбәр итә. Котусов онкологик авыру белән авырган, аны дәвалау өчен дөнья буйлап кет телен өйрәнгән төрле кешеләр акча җибәрә иделәр.

"Минем яраткан кет телле кеше, Александр Максим улы Котусов бүген иртүк вафат булган. Ул бу гаҗәеп телдә җырлар җырлый белгән соңгы кеше иде. Тормыш китте, тел дә китә", дип хәбәр итте Мәскәү дәүләт университеты фәнни хезмәткәре Юлия Галямина.

Котусов Красноярски өлкәсенең Келлог бистәсендә яшәгән. Лингвистлар сүзләренчә, ул кет телендә сөйләшә алган соңгы 20 кешеләр рәтендә булган, кет теленә җырлый белгән бердәнбер кеше булган. Кет телендә "шәхси җыр" дигән төшенчә бар, аны баласына ата-анасы уйлап таба иделәр, кеше исә тормыш буе аны үзгәртеп, яңа сүзләр өстәп яши иде.

Кет теле – енисей телләр гаиләсенең соңгы тере теле. 2010 елгы җанисәпкә күрә кет телендә сөйләшә алган 200 кеше исән калган иде.

XS
SM
MD
LG