Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Чен Ын Төньяк Корея конституциясен үзгәрткән һәм "ил башлыгы" булган


Ким Чен Ын
Ким Чен Ын

Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын вазифасы хәзер "ил башлыгы" һәм "югары хәрби җитәкче" дип аталачак. Моның турында үзгәртүләр Төньяк Корея конституциясенә кертелгән.

Төп канунның яңартылган варианты нигезендә, Ким Чен Ынның яңа вазифасы "барлык корея халкының югары вәкиле" һәм "Төньяк Корея армиясенең югары хәрби җитәкчесе" булачак. Элек Корея конституциясе аны "илнең барлык хәрби көче белән идарә иткән югары җитәкче" дип билгели иде.

Reuters агентлыгы сорашкан белгечләр Ким Чен Ынның күптәннән ил башлыгы вазифасын алырга теләвен һәм илнең сәяси юнәлешендә хәрбилекне киметергә теләвен әйтте. Бу юнәлеш күбрәк икътисад һәм халыкара килешүләргә йөз тотарга тиеш, ди белгечләр.

Төньяк Кореянең рәсми башлыгы булып ил Югары халык җыенының президиум рәисе санала иде. Хәзерге вакытта бу вазифаны Ким Чен Ынның якын кешеләрнең берсе, Чхве Рен Хэ үти.

Конституциянең яңа вариантында Төньяк Корея элеккечә "атом-төш коралына ия булган дәүләт" дип атала.

Соңгы ике елда Төньяк Корея халыкара изоляцияне өзеп, башка илләр белән аралаша башлады. Аерым алганда, ил җитәкчелеге АКШ һәм Көньяк Корея белән киң сөйләшүләр алып бара. Дональд Трамп Төньяк Кореядә булган беренче АКШ президенты булган.

XS
SM
MD
LG