Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада КПРФ Башкортстанны "Бердәм Русия"дән арындыруны таләп итте


Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Уфада КПРФ уздырган митингта катнашучылар "черегән хакимиятнең" урыныннан китүен таләп итте.

13 июль Русия коммунистлары “Гаделлек, кеше хокуклары өчен! Хакимият башбаштаклыгын бетерик! Грудининны яклыйк!” дигән шигар астында каршылык чаралары уздыра. Башкортстанда аны бер көн алдан – 12 июльдә уздырдылар. Чарада 100-дән артык кеше катнашты. Кулларда “Олигархлар хакимлегеннән демократия һәм социализмга”, “Социаль гаделлек өчен!”, “Яшьләргә лаеклы киләчәк!, “Стратегик тармакларны дәүләт милкенә!”, “Лаеклы тормыш өчен!”, “Бәяләрне халык контроленә!”, “Сайлаучыларга сайлау ышанычын кайтарырга!” һәм башка шигарләр, Совет берлеге , коммунистлар һәм “Сул фронт” байракларын, хәтта Ленин һәм Сталин портретларын күтәреп торучылар да бар иде. Митинг “Интернационал” көе белән башланды.

Уфада КПРФ митингы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Чараны Башкортстан коммунистлары җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин ачты. “Кризис бетәргә уйламый. Путин һәм аның такымының халыкка каршы алып барган сәясәте хезмәт ияләре, пенисионерлар, студентлар һәм эшсезләр җилкәсенә төшә. Узган ел инфляция 4,3 процент булды дип рәсми игълан иттеләр. Ләкин чынбарлыкта, бәяләргә күз салсак, аларның өчтән бер тапкыр артуын күрәбез. Мәсәлән, шикәр – 28 процентка, йомырка – 26 процентка, суган һәм чөгендер – 23 процентка, тавык ите – 21 процентка, кишер 20 процентка арткан. Дарулар да артта калмады. Иң гади Валидол 24 процентка артты.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

Бәяләр арту сәбәпләренең берсе бензин патшаларын кулда тотмауга бәйле. Узган елда бензин 31 процентка артты. Агымдагы елның 1 июленнән ягулык өчен акчаларыбызны савуның яңа дулкыны башланды. Бу тагын куллану әйберләренә бәяләр артуга китерәчәк һәм моның чиге булмаячак. Дмитрий Медведев хакимияте һәм “Бердәм Русия” икътисадны нәтиҗәле һәм социаль юнәлешле итә алмый. Бөтен реформалар халык исәбеннән үткәрелә. Хакимият халыкны ничек таларга белми, хәтта мунча һәм бәдрәфләргә, җиләк җыюга кадәр салым уйлап чыгардылар. Халыкның соңгы 6 елда кереме төшкәннән-төшә бара. Шул ук вакытта Медведевның элекке министры Михаил Абызовның ("Ачык хөкүмәт" эшчәнлеген координацияләү министры - ред.) 9 миллиард сум акчасы кулга алынды. Бу 1 миллион халкы булган Уфа шәһәре еллык казнасының өчтән берен тәшкил итә”, дип чыгыш ясады Котлыгуҗин. Ул хакимиятнең оппозиция белән диалогка бару урынына репрессияләр белән шөгыльләнүен дә әйтте.

Башкортстан парламенты депутаты Илһам Галин табигый байлыкларны сатудан илгә килгән акчаларның гадел бүленмәве турында сөйләде.

Илһам Галин
Илһам Галин

“Медведевның барсына да җавабы әзер – акча юк, ләкин чыдагыз. Медведевның икътисадка да, пенсиягә дә, хезмәт хакына да, даруларга да, балаларга да акчасы юк. Заманында Маргарет Тэтчер “Русия белән сугышырга кирәкми, алар үз-үзләрен юкка чыгарачак”, – дигән иде. Бу чыннан да шулай бара. Бүген, аеруча, пенсионерлар авыр хәлдә, аларның пенсияләре уртача нибары 14 мең сум чамасы тәшкил итә. Пенсияләр өчен акча юк диләр. Ә шул ук вакытта олигархлар акчаларын чит илләргә чыгара. Һәм иң кызыгы – геосәясәттә Русиягә дошман булган илләргә. Русиядә акча бар. Нефтьтән кергән акчаны тигез бүлгәндә һәр кешегә елына 26 миллион сум төшәр иде. “Роскосмос” җитәкчесе Дмитрий Рогозин үзенә елына 29,5 миллион сум хезмәт хакы билгеләгән. Мин аны 365 көнгә бүлгәч, көненә 80 мең сумнан артык килеп чыкты”, диде Галин.

Башкортстан парламеты депутаты Дмитрий Чувилин иң кискен чыгышларның берсен ясады.

Дмитрий Чувилин
Дмитрий Чувилин

“Мондый каршылык чаралары уздырырга рөхсәт алу бик авыр. Шушы көннәрдә тагын да катырак канун кабул ителде. Хәзер каршылык чараларын махсус билгеләнгән урыннардан читтә уздыру тыела. Торак алуда алданучылар хакимиятне туйдырган булса кирәк. Ни өчен андый кануннар кабул ителә? Чөнки парламентта күпчелекне “Бердәм Русия” тәшкил итә. Әле канун көзен булачак каршылык чараларын тыю өчен кабул ителде. Чөнки алар безнең күпләп урамга чыгып аларны себереп ташлавыбыздан курка", дип чыгыш ясады Чувилин һәм шигарләр кычкырды: “Черегән хакимияткә урын юк!”, “Башкортстанны “Бердәм Русиядән тазартыйк!”, “Хакимиятне алыштырырга вакыт!” Чарада катнашучылар да аңа кушылды.

Нурислам Госманов республика башлыгын гаделсез сайлау механизмы булдыруда гаепләде.

Нурислам Госманов
Нурислам Госманов

“Радий Хәбиров теркәлеп мандат алу белән биш көннән вазифасыннан китәргә тиеш. Ул эш бүлмәсенә керергә тиеш түгел. Уфа урамнарына аның “Өеңдә эшләү нинди бәхет” дип язылган баннерлары эленгән. Без аның ничек эшләгәнен беләбез. Ул бу черегән сайлау механизмын булдырды. Меңәрләгән ялган бюллетеньнәр бастырды. “Бердәм Русия” тишек савытны хәтерләтә. Ул фирка түгел, ә чиновниклар клубы”, диде ул.

Алберт Рәхмәтуллин хакимияткә тәнкыйть белдерү мөмкинлекләрен тыюны хөкем итте.

Алберт Рәхмәтуллин
Алберт Рәхмәтуллин

“Рөстәм Хәмитов белән Радий Хәбировның аермасы юк. Алар икесе дә Кремль куйган кешеләр. Без шуңа Хәбировны үткәрмәскә тиеш. Бу эшләмәгән хакимиятне алыштырырга кирәк. Алар каршылык чараларын уздыруны тыеп авызларыбызны яптыралар, социаль челтәрләрдәге фикерләр өчен штрафлар салалар, җитәкчеләрне тәнкыйтьләүне тыеп безне телсез кол итәргә тырышалар. Җитте!”, диде Рәхмәтуллин.

Чара ахырында кабул ителгән резолюциядә коммуналь түләүләргә, утка, чүп реформасына бәяләрне төшерергә, сугыш балалары турында канун кабул итәргә, Павел Грудининны эзәрлекләүне туктатырга, Карачай-Чәркәс республикасында оппозицион намзәтләрне теркәргә, гадел сайлаулар уздырырга дигән таләпләр кергән.

XS
SM
MD
LG