Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалида террорчылар кунакханәгә һөҗүм иткән, 26 кеше һәлак булган


Русиядә тыелган "Аш-Шабаб" террорчылар төркеме Сомалида Asaseey кунакханәсенә һөҗүм иткән, кимендә 26 кеше һәлак булган. Вакыйга Кисмайо шәһәрендә булган, дип хәбәр итә Associated Press.

Һәлак булганнар арасында өч Кытай ватандашы, өч Танзания ватандашы, ике АКШ ватандашы, берничә Испания кешесе, шулай ук Канада һәм Британия ватандашлары да бар. Һәлакәттә Канада журналисты Һодан Налаех да һәлак булган. 56 кеше яраланган.

Җирле хакимият сүзләренчә, һөҗүм алдыннан дүрт террорчы кунакханә капкасына миналы машина белән бәрелгән. Reuters хәбәр итүенчә, ул вакытта кунакханәдә киләчәк сайлау турында аксакаллар һәм җирле депутатлар очрашуы уза иде.

Хәрби Абдикадир Нур белдергәнчә, һөҗүм 14 сәгать дәвам иткән, шуннан соң барлык террорчылар юк ителгән. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Русиядә тыелган "Аш-Шабаб" төркеме алган, әлеге төркем Сомали хакимиятен бәреп төшерергә тели.

XS
SM
MD
LG