Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Татарстан туристлары утырган автобус казага эләккән


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты фотосы
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты фотосы

Башкортстанда туристик автобус юл казасына эләккән. 39 юлчыдан 6 кеше һәлак булган, 8 кеше яраланган. Автобус Чаллы шәһәренә юл тоткан.

14 июль кичендә Башкортстанның Архангел районында 39 юлчы булган автобус казага эләккән. Автобуста Башкортстанның Миңдегол авылыннан Татарстанның Чаллы шәһәренә юл тоткан юлчылар булган, дип хәбәр итә ЮХИДИ хезмәткәрләренә сылтап UFA1. Каза Ырныкшы авылы янында, Уфа-Инҗәр-Белорет автоюлының 54нче км-да булган.

Башта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте 5 кеше һәлак булган һәм 5 кеше зыян күргән дип хәбәр итсә, соңрак Башкортстан Тикшерү комитеты 6 кешенең һәлак булуын, 8 кешенең яраланганын раслады.

Error rendering VK.

Каза урынына 8 ашыгыч ярдәм машинасы килгән, юлчыларны якындагы хастаханәләргә озаталар, дип хәбәр ителә.

Һәлакәт урынында ашыгыч ярдәм хезмәтләре, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре эшли. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә оператив штаб булдырылган, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG