Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйданда Наталья Эстимированы искә алу пикетына чыгучылар һәм журналист тоткарланган


Наталья Эстемирова
Наталья Эстемирова

Кызыл мәйданда Наталья Эстемированың үтерелүенә 10 ел тулу уңаеннан уздырылган пикетка чыккан хокук яклаучылар тоткарлаган.

Мәскәүдә хокук яклаучы Александр Черкасов һәм Светлана Ганнушкина, шулай ук “Новая газета” журналисты Елена Милашина тоткарланган. Алар ун ел элек Төньяк Кавказда үтерелгән хокук яклаучы Наталья Эстемированы искә алу уңаеннан Мәскәүнең Кызыл мәйданына пикетка чыккан. Алар кулларында "Эстемированы 10 ел элек атып үтерделәр", "Үтеречүләр дә, җинаятьне оештыручылар да әлегәчә табылмаган", "Ничек соң шулай, иптәш президент?" дип язылган плакатлар тотып торган. Чыгып баскач 10 минут узуга алар полиция тарафыннан тоткарланган.

“Мемориал” хокук яклау үзәгенең Грозныйдагы вәкиллеген җитәкләгән хокук яклаучы һәм журналист Наталья Эстемирова 2009 елның 15 июлендә үтерелә. Аны үз йортыннан Чечняда урлыйлар һәм Ингушетия чигенә алып китәләр, берничә тапкыр башына һәм күкрәгенә аталар.

Ул чакта Русия президенты Дмитрий Медведев хокук яклаучыны үтерү җинаяте ачыкланачагын вәгъдә итте, тикшерү эше Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тарафыннан шәхсән контрольгә алынды дип әйтелде.

“Мемориал" хезмәткәрләре Наталья Эстемированың үтерелүе аның журналистик, хокук яклау эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Алар бу җинаять өчен Чечня башлыгы җаваплы дип белдерде. Эстемирова хезмәттәшләре сүзләренчә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров шәхси сөйләшүләр вакытында аңа янаган.

XS
SM
MD
LG