Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин"ның баш тренеры итеп Эдуардо Докампо билгеләнгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Элекке баш тренер Корбан Бердыев вазифасыннан китү турында июнь аенда белдерде.

"Рубин"ның баш тренеры итеп Испаниядән Эдуардо Докампо билгеләнгән. Роман Шаронов һәм Олег Кузьмин тренерлар буларак бара.

Элегрәк Докампо "Рубин" футбол такымы академиясендә тренер-методист вазифасын башкарды.

Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубы тренеры вазифасыннан китүен июнь башында белдерде. Медиа клуб җитәкчелегенең такым уеныннан һәм нәтиҗәләреннән канәгать булмавын язып чыкты. Бердыевның клуб белән килешү мөддәте әле тәмамланмаган иде.

Бердыев "Рубин"ны 2001-2013 елларда җитәкләде, аннары клубка 2017 елда кабат кайтты. Аның җитәкчелегендә такым 478 уен уздырды, шуларның 208ендә җиңеп чыкты. Бердыев баш тренер булганда "Рубин" 2008 һәм 2009 елларда Русия беренчелегендә җиңү яулады, 2011/12 сезонында Русия кәсәсен алды.

XS
SM
MD
LG