Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү сайлау комиссияләре 27 намзәтне сайлауга теркәүдән баш тартты


15 июль кичендә Мәскәүдә узган протест чарасы, уртада – бәйсез намзәтләр Дмитрий Гудков, Илья Яшин һәм Любовь Соболь
15 июль кичендә Мәскәүдә узган протест чарасы, уртада – бәйсез намзәтләр Дмитрий Гудков, Илья Яшин һәм Любовь Соболь

Бәйсез намзәтләр әлеге гамәлләрнең канунсыз булуын әйтә, алар фикеренчә, сайлау комиссияләре сайлаучылар имзаларын максатчан танымый.

Мәскәү шәһәр думасына сайлауда катнашырга теләгән 27 намзәткә теркәлү кире кагылды. Моның хакта Мәскәү сайлау комиссиясендә "Интерфакс"ка белдерделәр. Аерым намзәтләрне теркәү мәсьәләсен карау әле дәвам итә.

Сайлауга барлыгы 426 кеше үз намзәтен тәкъдим итте, алар арасында 290 кеше теркәлүгә документларын тапшырган. 216 кеше, алар арасында фирка вәкилләре һәм сайлауда үзләре катнашучылар, инде теркәлү процедурасын уңышлы узган. Кире кагылган намзәтләр исемлеге әлегә билгеле түгел.

16 көнне сайлау комиссияләре тагын 47 намзәтнең документларын караячаклар. Теркәлгән намзәтләрнең ахыргы исемлеге медиа чаралары аша 17 июль көнне игълан ителәчәк.

14 һәм 15 июль кичләрендә Мәскәүдә шәһәр думасына сайланырга теләгән бәйсез намзәтләр чаралары узды. Алар сүзләренчә, сайлау комиссияләре сайлаучылар имзаларын максатчан танымый, әлеге карарны сәяси һәм канунсыз дип атый. Сайлауга муниципаль депутат Илья Яшин үткәрелгән, аның документларында "сайлаучыларның күп хаталы имзалары"н тапканнар.

XS
SM
MD
LG