Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сания Тимасова Башкортстан башлыгы сайлавында катнашудан баш тартты


Сания Тимасова. Фото Facebook битеннән алынды.
Сания Тимасова. Фото Facebook битеннән алынды.

Ул сайлауда катнашуга "сәяси көче" җитеп бетми дип саный.

"Яшелләр" фиркасеннән Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт буларак тәкъдим ителгән Сания Тимасова сайлауда катнашмаячагын белдерде. Бу хакта ул социаль челтәрләдә язып чыкты. Тимасова сүзләренчә, хәзерге вакытта аңа киләчәк хәрәкәт өчен “сәяси көч” җитеп бетми. Бу хакта Newsbash.ru сәхифәсе хәбәр итә.

Шул ук вакытта Тимасова 2021нче елгы сайлауда катнашырга җыенуын әйтте.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән. Намзәтләргә республика үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү өчен муниципаль депутатларның 454 имзасы кирәк. Теркәлү 20 июльдә тәмамлана.

XS
SM
MD
LG