Accessibility links

Кайнар хәбәр

Умарта кортлары үлеменнән килгән зыян бер триллион сумнан артып китә


Архиф фотосы
Архиф фотосы

Әлеге зыянның күләмен галимнәр санап чыгарган.

Русия төбәкләрендә умарта кортларының күпләп үлүеннән килгән зыян бер триллион сумнан артып китәчәк. Бу хакта умартачылар берләшмәсе президенты, Тимирязов авыл хуҗалыгы академиясе кафедрасы мөдире Әлфир Маннапов белдергән.

Русия Дәүләт Думасында умартачылар белән киңәшмәдә Маннапов галимнәрнең бал кортлары тарафыннан серкәләндерелгән үсемлекләр һәм аларның бәяләрен санап чыгаруын әйткән, дип яза “Интерфакс”.Нәтиҗәдә бер триллион сумнан күбрәк зыян килеп чыккан.

Бу җәйдә Татарстан, Башкортстан, Мари иле, Удмуртия, Брянски, Воронеж, Липецки, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка күп кенә төбәкләрдә күпләп умарта кортлары үлде. Моның сәбәпләре буларак пестицидлар куллану фаразлана.

XS
SM
MD
LG