Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкилләр пулаты "Трампның расистик сүзләрен" хөкем итте


АКШ вәкилләр пулаты президент Дональд Трамның чит ил тамырлары булган конгрессвуменны тәнкыйтьләп язган сүзләрен хөкем иткән резолюция кабул иткән.

Резолюцияне хуплап 240 конгрессмен тавыш бирде, алар арасында 4 республикан да бар. 187 конгрессмен каршы чыкты, алар барысы да – республиканнар, дип хәбәр итә CBS News.

Резолюциядә АКШ вәкилләр пулаты Трампның "яңа американнар һәм төрле расса кешеләреннән курку, аларга нәфрәтне канунлаштырган һәм көчәйткән расистик сүзләре"н кискен хөкем итә.

Дональд Трамп үзенең твиттерында Республикан фиркасен тавыш бирүдә бердәм булуы өчен мактады һәм "конгрессвуменның безнең ил, Израил һәм башка әйберләр турында коточкыч әйберләр" әйтүен белдерде.

14 июль көнне Дональд Трамп үз твиттерында Конгресстагы "тәрәккый хатын-кыз демократларны" тәнкыйтьләп чыккан. Аның сүзләренчә, алар "коррупцияле һәм эшләргә сәләтсез хөкүмәтләр булган илләрдән килгән". Трамп аларга "кире кайтып китәргә" һәм "җинаять белән җимерелгән илләрдә" хәлләрне яхшыга үзгәртергә өндәгән.

Трамп әлеге хатын-кызлар исемнәрен атамаган, ләкин медиа чаралары сүз Илһан Омар, Александрия Окасио-Кортес, Рәшидә Тлаиб һәм Айанна Прессли турында баруын язып чыкты. Әлеге дүрт кешенең өчесе АКШта туган.

XS
SM
MD
LG