Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" биш кырымтатарны сәяси тоткын дип таныды


"Мемориал" сәяси тоткын дип таныган кырымтатарлар
"Мемориал" сәяси тоткын дип таныган кырымтатарлар

Хокук яклаучылар аларны азат итүне таләп итә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән биш кырымтатарны сәяси тоткын дип таныды.

Хокук яклаучылар кичекмәстән Теймур Абдуллаев, Узеир Абдуллаев, Рустем Исмаилов, Айдер Салединов һәм Эмиль Джемадиновны азат итүне таләп итә.

Быел 18 июнь Дондагы Ростовта Русиянең көньяк хәрби мәхкәмәсе Акмәчеттәге "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә биш кырымтатарны җәмгысе 68 елга ирекләреннән мәхрүм итте. Прокуратура колония җәзасын әзрәк вакытка сораган иде.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Теймур Абдуллаев 17 елга, Узеир Абдуллаев – 13, Рустем Исмаилов – 14, Айдер Салединов һәм Эмиль Джемадинов – 12шәр елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителделәр.

XS
SM
MD
LG