Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәне Русиядә татар-монголны җиңү көнен билгеләү тәкъдимен җитди кабул итми


Лилия Галимова
Лилия Галимова

"Хәзер күп нәрсә тәкъдим итәләр", ди Казан кирмәне вәкиле.

Казан кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Русиядә яңа бәйрәм – татар-монгол изүен җиңү көнен билгеләү көнен кертү тәкъдименә карата Татарстан җитәкчелеге фикерен белдерде.

"Моның асылын без әле өйрәнмәдек. Тәкъдим ителләр инде... Хәзер күп нәрсә тәкъдим итәләр. Әйдәгез, бу инициативаның никадәр яши алуын карыйк. Әлегә бу тәкъдимне җитди кабул итеп бәяләмәдек", диде ул.

Татар-монгол изүен җиңү көнен билгеләү тәкъдиме белән Калуга губернаторы Анатолий Артамонов белән җирле депутатлар чыккан иде. Алар 1480 елның 11 ноябрен Угра елгасы янындагы каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле дата дип билгеләргә чакырды. Хәзер бу канун проектын Русия Дәүләт думасында карыйлар.

Күптән түгел Артамонов әлеге канун өлгесе Русия думасында инде көз көне каралачак дип белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә элегрәк әлеге канун өлгесе турында "канун өлгесен укып чыгарга, мәгънәсен аңларга кирәк", дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG