Роскомнадзор Google ширкәтен 700 мең сум штрафка тарткан. Штраф эзләү системында мәгълүмат эзләү вакытында Русиядә тыелган кайбер сайтларны күрсәтү өчен салына.
Русиядә былтыр 1 ноябрь көченә кергән яңа канунга ярашлы, эзләү системнары тыелган сайтларга сылтама бирә алмый. Декабрь башында Роскомнадзор Google-ны тыелган сайтлар реестрына тоташмауда һәм ул сайтларны үзендә томаламауда гаепләп 500 мең сум штрафка тарткан иде.
Күптән түгел Transparency Report уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, былтыр беренче яртыеллыкта Google-га дәүләт оешмаларыннан контентны алып кую соравы белән килгән мөрәҗәгатьләрнең 75 проценты Русиядән булган. Әлеге сорауларның яртысыннан күбе - 11 мең тирәсе - тауар һәм хезмәтләр белән бәйле. Хакимиятне тәнкыйтьләгән сылтамаларны 94 тапкыр, суицид пропагандасын 149 тапкыр алып куюны сораганнар.