Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос-Анжелеста үтәчәк фестивальдә Әлфия Авзалова җырлары һәм Сабантуй күренеше тәкъдим ителәчәк


Cулдан уңга: Алмаз Хөсәинов, Зарина Вилданова, Зөлфия Нигъмәтҗанова, Айгөл Кыямова, Раил Ганиев
Cулдан уңга: Алмаз Хөсәинов, Зарина Вилданова, Зөлфия Нигъмәтҗанова, Айгөл Кыямова, Раил Ганиев

7-10 августта Лос-Анжелеста узачак Ballet Boyond Borders (чикләрсез баллет) фестивалендә Әлфия Авзалова мирасын саклау һәм үстерү фонды әзерләгән програмнар күрсәтеләчәк. Әлеге фонд вәкилләре Америкага оештыручыларның рәсми чакыруы белән бара.

30дан артык ил вәкилләре катнашачак бәйгедә Әлфия Авзалова исемендәге I халыка фестиваль лауреатлары, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев, шулай ук биюче Нурбәк Батулла, җырчылар Зарина Вилданова, Руслан Сәйфетдинов, Алмаз Хөсәинов, Гүзәл Әһмәдиева катнашырга җыена.

Артистлар Әлфия Авзалова иҗатына багышланган һәм аның җырларыннан торган импровизация әзерли. Шулай ук Казан артистлары фестивальнең "җырлы-биюле күренешләр" номинациясендә Сабантуйга багышланган програм күрсәтәчәк. Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе, җырчының кызы Зөлфия Нигьмәтҗанова-Авзалова әйткәнчә, милли бәйрәмне американ оештыручылары күрсәтергә сораган.

Фестивалнең рәсми инстаграм битендә әйтелгәнчә, биюче Нурбәк Батулланың заманча сәнгать буенча VIP жюрида катнашуы, мастер-класс үткәрүе һәм гала-концертта чыгыш ясавы планлаштырылган.

Cәфәр Әлфия Авзалова исемендәге фонд акчасына оештырыла.
Лос-Анжелес фестивален оештыручы Rocky Mountain балет театры вәкилләре 2018 елда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивалдә катнашыр өчен Казанга килгән булган. Алар анда ковбой һәм америка индианнары, заманча хип-хоп биюләрен башкарды һәм Казан артистлары белән берләшеп, татарча-инглизчә иҗади экспериментлар ясады.

Ballet Beyon Borders рәсми сәхифәсендә язылганча,халыкара фестиваль кешеләренең үзара аңлашу һәм дөнья күләм аралашуга ярдәм итү максатыннан мәдәният, белем бирү һәм дипломатик багланышлар кору максатын куя.

XS
SM
MD
LG