Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнән артык мәскәүле бәйсез намзәтләр өчен биргән имзаларын тануны таләп итте


Бәйсез намзәтләрне яклау чарасы, 18 июль
Бәйсез намзәтләрне яклау чарасы, 18 июль

Аерым алганда, сүз Илья Яшин, Константин Янкаускас, Дмитрий Гудков, Любовь Соболь кебек намзәтләр турында бара.

Мәскәүдә яшәүче меңнән артык кеше аларның Мәскәү шәһәр думасына бәйсез намзәтләр өчен биргән имзаларын тануны таләп итеп, гаризалар язган. Моның турында намзәтләр мәгълүматына таянып Коммерсант яза.

Басма 11 намзәт турында хәбәр итә, алар арасында Илья Яшин, Константин Янкаускас, Дмитрий Гудков, Любовь Соболь кебек намзәтләр бар.

Мәскәү сайлау комиссиясе әгъзасы Дмитрий Реут имзаларны нигезсез сызып ташлаган булсалар, комиссия аларны таныячак дип белдерде.

Элегрәк Мәскәү сайлау комиссияләре 57 кешегә Мәскәү шәһәр думасына сайлауда намзәт буларак теркәлүдә баш тарткан. Алар арасында бәйсез намзәтләр күп. Намзәтләрне хуплап бирелгән сайлаучылар имзалары бозык дип табылды.

14 июльдән бирле Мәскәүдә шәһәр думасына сайланырга теләгән бәйсез намзәтләр чаралары уза. Алар сүзләренчә, сайлау комиссияләре сайлаучылар имзаларын максатчан танымый, әлеге карарны сәяси һәм канунсыз дип атый.

XS
SM
MD
LG