Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Камил Сәмигуллин Вәлиулла Ягъкупны үтерүчеләр хакында: "Бездә мәгълүмат юк"


Вәлиулла Якупны искә алу чарасы
Вәлиулла Якупны искә алу чарасы

Җиде ел элек Татарстанда атып үтерелгән дин әһеле Вәлиулла Ягъкупны искә алу чарасы мөселман зиратында һәм Апанай мәчетендә узды.

Быел сентябрь аенда Казанда Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтында җиде ел элек Татарстанда атып үтерелгән ислам дине әһеле Вәлиулла Ягъкупка багышланган фәнни-гамәли конференция уздыру күздә тотыла һәм шул ук айның 26-27нче көнендә Вәлиулла Ягъкуп имамлык иткән "Апанай" мәчетенең төзелүенә 250 ел тулуга багышланган зур чара да көтелә. Бүген бу хакта Вәлиулла Ягъкупны искә алу кичәсендә әйттеләр.

Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратында узган чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, аныңурынбасарлары Рөстәм Вәлиуллин, Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншин, Казан, Кукмара районынан килгән имамнар катнашты. Көчле яңгыр яву сәбәпле Коръән уку һәм Вәлиулла Ягъкупның рухына дога кылу зират мәчете эчендә узды.

"Апанай" гыйбәдәтханәсендә дәвам иткән чарага яңа кешеләр дә кушылды. Алар "Иман" нәшрияте урыс телендә чыгарган "Валиулла хазрат Якупов. Жизнь и деятельность" дигән яңа китапны, шулай ук Имам ән-Нәвәвинең "Кырык хәдисе", 2020 елга мөселман календаре вә "Сираҗел колүб" әсәрен тәкъдим иттеләр. Чараны оештыручы "Апанай"ның имам-хатыйбы Нияз Сабиров сүзенә караганда, Вәлиулла Якупның мирасы хәзер мәчеттә саклана.

"Вәлиулла хәзрәтнең язган китаплары белән бүгенге көндә Апанай мәчетендә танышырга була. Вәлиулла хәзрәтнең эшләре дәвам итә, без ихтияҗ булу сәбәпле, китапларны бастырабыз. Апанай мәчетендәге музейда әйберләр саклана. Ул үзе язып калдырган 50дән артык китап авторы булуы мәгълүм", диде ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәис урынбасары булып дүрт елга якын хезмәт иткән, соңгы елында мөфтияттә уку-укыту бүлеген җитәкләгән, Казанның "Апанай" мәчете имам-хатыйбы, "Иман" мәркәзе рәисе, "Иман" нәшрияте җитәкчесе Вәлиулла Ягъкупны ( 1963-2012) 19 июльдә үзе яшәгән йортның подъездында атып үтерәләр. Куәт структуралары экстремизмда шикләнелгән берничә үтерелгән мөселманның исемен атаса да, үтерүченең исеме әле дә тәгаен мәгълүм түгел. Һәрхәлдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин аңа кадәр бу вазифаны үтәгән Илдус Фәез машинасын шартлатучы һәм Ягъкупны үтерүчеләр хакында: "Рәсми чарарада ни әйтелде, сайтларда нәрсә чыкты без шуннан гына хәбәрдан, сездән күбрәк белмибез. Бездә мәгълүмат юк", дип җиткерде.

XS
SM
MD
LG