Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы комиссары Казанга киләчәк


Ламберто Заньер
Ламберто Заньер

24 июльдә Ламберто Заньер Казанга килеп, "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаков белән очрашырга җыена. Моннан тыш аның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашулар планлаштырыла.

24 июльдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар мәсьәләләсе буенча югары комиссары (ЕИХО) Ламберто Заньер Казанда "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаков белән очрашачак. Бу хакта Шмаков үз Facebook битендә яза.

"Миңа югары комиссарның вәкиле шалтыратып 24 июльдә очрашу мөмкинлегемне сорады... Милли азчылыклар мәсьәләләсе буенча югары комиссары Ламберто Заньер 22-26 июль көннәрендә Русиядә булачак. 23 июль көнне Заньерны Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров кабул итәчәк. Комиссарның сәфәре үз эченә Мәскәүдә федераль органнар, шул исәптән Дәүләт думасы һәм Милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчеләре белән очрашуны, шулай ук Казанга баруны һәм анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлык, ведомство җитәкчеләре белән күрешүне күздә тота", дип яза Шмаков.

Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова "РИА Новости" агентлыгына Заньер Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашачак дип белдерде. Шул ук вакытта Миңнехановның матбугат хезмәтендә "Idel.Реалии"га "Татарстан президенты көн тәртибендә андый очрашу юк" дигәннәр. Ламберто Заньер 24 июль көнне Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашачак. Очрашу темасы әлегә бәян ителми.

11 сентябрь Киевта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров һәм мәҗлеснең башка әгъзалары Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар мәсьәләләре буенча югары комиссары Ламберто Заньер белән очрашкан иде. Заньер Кырым мәсьәләсе оешманың көн тәртибендә торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, Русиягә басым туктамаячак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG