Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда агуланган Татарстан балалары дәвалануларын дәвам итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Агуланган 55 баланың 49-ы Татарстанныкы.

Кырымда Кизләү (Евпатория) шәһәре янындагы Заозёрное бистәсендәге "Лучистый" лагерында авыру эләктергән 55 баладан 50се хастаханәдә дәвалануны дәвам итә дип хәбәр итте 19 июль Роспотребназорның төбәкара идәрәсе. 55 баладан 49-ы Татарстаннан ял итергә килгән балалар.

Үткәрелгән тикшерүләрдән соң, балалар эләктәргән норовирус инфекциясе ашханә хезмәткәрләрендә табылганы ачыкланган. Чисталык нормалары үтәлмәү сәбәпле вирус ашханәдә тукланганнар арасында таралган. Авыру чыккан лагерьда дезинфекция эшләре дәвам итә.
Балалар агуланган лагерьда уздырылган тикшерүдән соң ашханәдә эшләүче персонал тулысынча алмаштырылган, меню яңартылган дип хәбәр итте Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов .
"Лучистый" лагерына килүне оештырган "Черноморец"ның Татарстандагы үзәк мөдире Евгений Ветров “90 процент балаларның сәләмәтлеге яхшылана башлаган” диде.

Кайбер матбугат чаралары балалар Татарстаннан Русия аннексияләгән Кырымга канунсыз бару сәбәпле, Кырым хакимиятләре килеп чыккан вазгыятьне башта яшерергә тырышканнар дип язып чыкты.
Агулану 17 июль күзәтелә башлаган. Тикшерү комитеты ике җинаять эше ачкан.

XS
SM
MD
LG