Бүген Украинада Югары Радага депутатлар сайлау уза. Тавыш бирүне 1700 халыкара күзәтүче тикшереп бара. Сайлау нәтиҗәсендә президентның "Слуга народа" фиркасе Радада иң күп тавышны җыя алырмын дигән күпләрне кызыксындырган сорауга ачыклык керәчәк дип белдерә сәяси аналитиклар.
450 депутатның яртысы бермандатлы бүлгедә, тагын яртысы партия исемлекләре белән сайланачак. Алар кимендә биш процент тавыш җыярга тиеш.
Чираттан тыш сайлауны Украина президенты Владимир Зеленский тәкъдим итте. Ул моны парламент коалициясе булмау һәм халыкның Югары радага ышанычы түбән булуы белән аңлатты.