Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдән Русиягә чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш алып керү кырыслатыла


Багажларны карау
Багажларны карау

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр 5 килограммнан артмаска тиеш.

19 августтан Русиядә багажда чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кертү тәртибе булдырыла. “Российская газета” язуынча, фитосанитар сертификатлар тутырмыйча 5 килограммнан артык яшелчә һәм җиләк-җимеш кертү тыелачак.

Беренче чиратта бу чикләүләр тропик җиләк-җимешкә карый: хөрмә, ананас, авокадо, манго, шулай ук өрек, чия, апельсин, мандарин һәм башкалар.

Моннан тыш исемлеккә чикләвекләр һәм яшелчәләр керә: помидор, кишер, шалкан, кыяр, суганнар һәм кәбестәләрнең төрле төрләре.

Чәчәкләр бәйләмендә 15тән артык чәчәк, яфрак һәм башка үсенте өлешләре булмаска тиеш.

XS
SM
MD
LG