Accessibility links

Кайнар хәбәр

МАГАТЭ башлыгы Юкия Амано вафат


Юкия Амано
Юкия Амано

Амано вафат булуы сәбәпле, Венадагы МАГАТЭ бинасындагы байраклар төшереләчәк.

72 яшендә Халыкара атом энергиясе (МАГАТЭ) идарәсе башлыгы Юкия Амано вафат булган. Бу хакта оешманың рәсми сәхифәсе яза.

Амано вафат булуы сәбәпле, Венадагы МАГАТЭ бинасындагы байраклар төшереләчәк.

Алдагы көнне "Интерфакс" сәламәтлегендәге проблемнар сәбәпле, Юкия Амано үз вазифасыннан вакытыннан алда китәргә мөмкин дип язып чыкты.

МАГАТЭ 1957 елда атом энергиясен тыныч максатта кулланудп халыкара хезмәттәшлек булдыру өчен оеша. Амано идарәне 2009 елдан бирле җитәкли.

XS
SM
MD
LG