Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай хакимияте уйгырлар исламны үз теләге белән кабул итмәгән дип белдерә


Өремчедә уйгыр кызлары һәм Кытай хәрбиләре
Өремчедә уйгыр кызлары һәм Кытай хәрбиләре

Дәүләт шурасының ак китабында уйгырлар исламны басым нәтиҗәсендә кабул иткән дип яза.

Кытай Дәүләт шурасы Синҗан уйгырларының ислам динен кабул итүе турында үз карашын китерде, дип яза Islamnews. Дәүләт шурасының ак китабында язылганча, уйгырлар үз ихтыяры белән түгел, ә дини сугышлар һәм идарәдәге элиталар басымы белән мөселман булган. Шул ук вакытта түрәләр әлеге "тарихи факт" һич кенә дә уйгырларның үз динен тотуга хокукын чикләми дип белдерә.

Шул ук вакытта документта әйтелгәнчә, Синҗан халкы арасында башка дин вәкилләре һәм атеистлар да бар.

БМО мәгълүматларына күрә, Синҗан-уйгыр автоном төбәгендә бер миллионга якын уйгыр “төзекләндерү лагерьларында” тотыла. Кытай тышкы эшләр министрлыгы дәлил булмауны әйтеп моны кире кага. Пекин Синҗанда "һөнәри-техник белем бирү" системасы эшли һәм андагы халыкны кытай теленә, кануннарны һәм һөнәргә өйрәтәләр дип бара. Үзәкләр мөселманнарны радикальләшүдән коткару өчен эшли дип әйтелә.

XS
SM
MD
LG