Ширкәт сайтында хәбәр ителгәнчә, билетлар Керки станциясеннән Комига юл тоткан поездларга сатылмый. Әлеге поездларның яртысыннан күбрәге Воркута шәһәренә яки Воркута шәһәреннән йөрергә тиеш булган.
22 июльгә каршы төндә Керки станциясендә йөк поездының 23 вагоны рельслардан төшкән. Моның сәбәбе булып "Русия тимер юллары" ширкәте начар һава торышын атаган. Зыян күрүчеләр юк.