Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Русия пропагандисты Соловьевның Италиядә яшәү рөхсәте булуын фаш итте


Владимир Соловьев

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный телевидениедәге танылган алып баручы Владимир Соловьевның Италиядә яшәү рөхсәте документын урнаштырган.

Документта Соловьевның яшәү рөхсәтен 2014 елның көзендә Комо төбәгендә алуы күрсәтелә. Элегрәк Навальный Соловьевның Комо күлендә йортлары булуын белдергән иде. Яшәү рөхсәтенең тәмамлау вакыты 2016 ел булып күрсәтелгән, аның озайтылу-озайтылмавы билгеле түгел.

Яшәү рөхсәтен алу өчен нигез буларак "сайланган яшәү урыны" күрсәтелгән. Италия мондый төр яшәү рөхсәтен Италиядә торагы һәм даими керем чыганагы булган кешеләргә бирә. 2019 елда мондый керемнең күләме елына кимендә 31 мең евро булырга тиеш.

Навальный әлеге документны ничек табуын сөйләмәгән. Әлегә Владимир Соловьев бу хәбәргә карата фикерен белдермәгән.

Владимир Соловьев федераль каналларда көнбатыш илләрне тәнкыйтьләү риторикасы белән билгеле.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG