Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русия һава көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак булган


Маарет әл-Нуман шәһәрендә һөҗүм

Тагын ким дигәндә 45 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Дүшәмбе көнне Сүрия төньягындагы Маарет әл-Нуман шәһәрендә Русия һава көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә 23 кеше һәлак булган. Бу хакта Сүрия кеше хокуклары мониторингы үзәгенә сылтама белән AFP агентлыгы хәбәр итә. Сүз тыныч халык арасындагы корбаннар турында бара.

Хокук яклаучылар мәгълүматларынча, һөҗүм нәтиҗәсендә җирле яшелчә базары һәм аның янындагы халык яши торган йортлар җимерелгән. Ким дигәндә 45 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларның кайберләре авыр хәлдә.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, аңа кадәр Русиянең Идлибтагы һава һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак булган. Русия саклану министрлыгы һөҗүмнәрне кире кага һәм бу мәгълүматны ялган дип атый.

Хокук яклаучылар бәяләвенчә, апрель азагыннан бирле Идлиб төбәгендә ким дигәндә 650 кеше һәлак булган.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG