Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте хаҗга баручылар өчен юл күрсәткече бастырып чыгарды


Рәсемле юл күрсәткече
Рәсемле юл күрсәткече

Юк күрсәткечен Татарстаннан хаҗга барга һәркем үзе белән алачак.

Татарстанның "ДУМ РТ Хаҗ" операторы иллюстрацияле "Путеводитель поломника" ("Хаҗга баручыга юл күрсәткече") бастырып чыгарды. Ул хаҗилар өчен ярдәмлек булачак. Аның тиражы ике мең данәне тәшкил итә.

Юл күрсәткече үз эченә хаҗ кылу нечкәлекләрен ала.

"Анда хаҗилар Зөлхиҗҗә аеның 8нче көненнән алып 12нче көненә кадәр эшләргә тиеш булган барлык гамәлләр җентекләп тасвирлана– Мәккә һәм аның тирәсендәге изге урыннарга зур хаҗ нәкъ менә шул көннәрдә кылына", дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат үзәге.

XS
SM
MD
LG