Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Казан таксистын үтерүдә шикләнелүче өч кеше тоткарланган


Архив фотосы
Архив фотосы

Илдар Баһаветдинов 20 июльдә югалган.

Ижауда өч кеше Казан таксистын үтерүдә шикләнелүче буларак тоткарланган. Бу хакта Удмуртия тикшерү комитеты хәбәр итә.

20 июльдә таксида эшләүче бер хезмәткәр өч юлчы белән Казаннан Ижауга юл тоткан һәм югалган. Аны шулай ук “Лиза Алерт” хәрәкәте ярдәме белән дә эзләгәннәр. Тикшерүчеләр мәгълүматынча, юлда йөртүчене буып үтергәннәр һәм машинасын Ижауга алып килеп урман янында калдырганнар, ә таксистны якында гына күмеп куйганнар.

Хәзер бу эш нигезендә җинаять эше ачылган.

Татарстан матбугатлары язуынча, үтерелгән таксист Кама Аланыннан, Казан авиация техникумын тәмамлаган 25 яшьлек Илнар Баһаветдинов.

XS
SM
MD
LG