Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия хөкүмәтен Борис Джонсон җитәкләячәк


Борис Джонсон
Борис Джонсон

Формаль рәвештә сайлау чәршәмбе узачак.

Британия хөкүмәтен Консерватив фиркадән Җәмәгать пулаты депутаты, элекке Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон җитәкләячәк. Моны Британия Консерватив фиркасе рәисе өчен тавыш бирү нәтиҗәләре күрсәткән. Яңа премьер-министрны сайлау формаль рәвештә Британия Җәмәгать Пулатында чәршәмбе көнне узачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, Борис Джонсон хәзерге хөкүмәт башлыгы Тереза Мэйга куйган хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

"Без Брекзит уздырачакбыз һәм кабат үзебезгә ышана башлаячакбыз! Без илебезне берләштерәчәкбез!" диде Джонсон.

Джонсонны яклап 90 меңнән артык кеше тавыш биргән, аның бердәндер көндәше – хәзерге тышкы эшләр министры Джереми Хант 40 мең тавыш казанган. Британия Консерватив фиркасенең барлык әгъзалары да тавыш бирү хокукына ия иде.

Борис Джонсон Брекзит турында килешү кабул ителү-ителмәүгә карамастан, Британия Брекзиттан 31 октябрьдә чыгарга тиеш дип бара.

Май азагында премьер-министр Тереза Мэй вазифасыннан китүе турында белдерде. Ул Британиянең Европа берлегеннән чыгу шартларын килештерә алмауга гафу үтенде.

XS
SM
MD
LG