Алексей Навальный сүзләренчә, ул иртәнге йөгерүгә чыкканда, аны үз йорты янында ОМОН төркеме тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Мәскәүнең Данилов районы полиция бүлегендә көтә.
Сәясәтчене хатыны Юлиянең туган көнендә тоткарлаганнар.
Навальный адвокаты Ольга Михайлова "Интерфакс" агентлыгына сәясәтченең митингны оештыру кагыйдәләрен кабат бозу өчен тоткарланганын хәбәр итте. Ул әлегә башка мәгълүматны белмәвен әйтте.
20 июль көнне Мәскәүдә ирекле сайлаулар өчен узган урам чарасында Алексей Навальный 27 июль көнне Мәскәү мэриясе каршында зур протест чарасын үткәрергә тәкъдим итте. Ул бу чараны, Мәскәү шәһәр думасына сайлауга оппозицион намзәтләр кертелмәсә, үткәрергә җыена.