Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердловски өлкәсендә беренче тапкыр "Урал йолдызы" татар яшьләре форумы узачак 


Чарада 50гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Августта Свердловски өлкәсендә беренче тапкыр "Урал йолдызы" дип аталаган татар яшьләре форумы узачак. Форум кысаларында Казаннан килгән белгечләрдән лекцияләр көтелә. Алар журналистика, Урал татарлары тарихы, татарларның бүгенге мәдәнияте, ислам темаларына багышлана.

Форумда катнашучылар өчен мәчеткә сәяхәт оештырылачак. Моннан тыш, "Татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә татар яшьләре өчен чараларны оештыру һәм уздыруның яңа форматлары" дигән форсайт-сессия һәм "Татар телен белүнең әһәмияте" дигән түгәрәк өстәл дә узачак.

Өч көнлек чара дәвамында яшьләр төрле остаханәләрдә катнаша алачак: калфак, түбәтәй чигү, уктан ату, татар биюләрен башкару һәм татар халык ашларын әзерләү кебек мәдәни програм булачак.

Форумны оештыручыларның берсе Эльвина Корбанова Азатлыкка сөйләгәнчә, форумда 50 кеше катнашыр дип көтелә. Чара узганнан соң “Фатирник” иҗат кичәсе узачак: монда җанлы музыка яңгыраячак, татар телендә шигырьләр укылачак, биюләр, чәй өстәле булачак.

Форум Первоуральски шәһәре янындагы “Сосновый бор” ял базасында уза.

XS
SM
MD
LG