Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге активистлары Дәүләт шурасына сайлауда катнашыр өчен җитәрлек санда имза җыя алмаганнар


Татар иҗтимагый үзәге активистлары Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт
Татар иҗтимагый үзәге активистлары Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт имзаларны административ көч кулланмыйча җыеп булмый, "монда Мәскәүгә караганда да киртәләр күбрәк", дип белдерде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) президумы рәисе Фәрит Зәкиев, аның урынбасары Галишан Нуриәхмәт һәм активист Равил Мөхәмәтҗанов Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда намзәт буларак теркәлү өчен җитәрлек санда имза җыя алмаганнар. Моның хакта алар "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләделәр.

Зәкиев сайлауда Дәрвишләр бистәсе бермандатлы бүлгесеннән намзәт буларак катнашырга җыена иде, аңа 1,8 мең имза җыярга кирәк иде. Зәкиев сүзләренчә, ул "меңгә якын" имза җыя алган. "Соңгы көннәрдә имза җыючылар имзаларны китермәделәр һәм телефонга җавап бирмәгәннәр", диде ул.

Галишан Нуриәхмәт үз намзәтен Ямашев бермандатлы бүлгесендә тәкъдим иткән, Равил Мөхәмәтҗанов сайлауда Биектау бермандатлы бүлгесеннән катнашырга җыенган. Алар шулай ук имзаларны тулысынча җыя алмаган. Нуриәхмәт сүзләренчә, аларны административ көч кулланмыйча җыеп булмый, "монда Мәскәүгә караганда да киртәләр күбрәк", диде ул.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Азатлыкка җибәргән хатта "Татарстан Дәүләт шурасы үзгәрергә, реформалашырга тиеш" дип белдерелә. Анда парламентта бары тик профессиональ сәясәтчеләр эшләргә тиеш, ул халык парламенты булырга тиеш диелә.

24 июль кичендә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауга намзәтләрне теркәү өчен имзалар һәм документлар тапшыру этабы тәмамлана. Татарстан парламентына сайлау 8 сентябрь көнне узачак.

XS
SM
MD
LG