Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Холдоми" аланы мөдире сак астына алынды


Максим Кузнецов
Максим Кузнецов

Алан мөдире Максим Кузнецов һәм аланны оештыручы Виталий Бурлаков чәршәмбе көнне тоткарланды.

Хабаровски крае мәхкәмәсе янгында дүрт бала һәлак булган "Холдоми"чатырлы алан мөдире Максим Кузнецовны ике айга сак астына алу карарын чыгарды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кузнецов һәм аланны оештыручы Виталий Бурлаков чәршәмбе көнне тоткарланды. Аларны иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтүдә гаеплиләр.

23 июльгә каршы төндә Хабаровски краеның "Холдоми" чаңгылы тау туристик комплексында урнашкан балалар өчен чатырлы аланда янгын чыкты. Утта 26 чатырның 20се янып бетте. Янгын мәйданы ике мең дүрткел метр тәшкил итте. Рәсми булмаган мәгълүматка караганда, янгын төзек булмаган җылыткычтан чыккан булуы ихтимал. Алан хезмәткәрләре башта янгынны үзләре генә сүндерергә тырышкан һәм янгын сүндерүчеләрне соң чакырган.

Тагын бер җинаять эше Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Эдуард Новгородцевка карата ачылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, июль аенда планлы сынаулар вакытында Новгородцев иминлек таләпләре үтәлмәвен ачыклаган, әмма җитәкчелектән аны юк итүне таләп итмәгән.

XS
SM
MD
LG