Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез намзәтләрне сайлауда катнаштыруны таләп итеп Казанда ялгыз пикет узды


Фиргать Фәйзрахманов

Бәйсез намзәтләрне теркәмәсәләр Казанны да Мәскәү язмышы көтә дип саный пикетка чыгучылар.

25 июль көнне Казан активистлары Никита Храмов һәм Фиргать Фәйзрахманов Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәскәү думасына сайлауга бәйсез намзәтләрне катнаштыруны таләп итеп ялгыз пикет уздырды.

Алар Бауман урамына "Москву лишили выбора. Казань на очереди? #Допускай" («Мәскәүне сайлаудан мәхрүм иттелә. Чиратта Казан? #Катнашытырыгыз) дигән шигарь күтәреп торды.

“Җинаять эшләре, тентүләр, сорау алулар, тоткарлаулар – барысы да Мәскәүдә сайлауның үтерелүе турында сөйли. Мәскәү мәскәүләр кәефен көтә һәм хәзердән үк үзен бик начар яктан күрсәтеп, сак астына ябу урыннарын әзерли”, диде Фәйзрахманов.

Никита Храмова сүзләренчә, Дәүләт шурасына барлык бәйсез намзәтләрне теркәмәсәләр Казанны да Русия башкаласы язмышы көтәргә мөмкин.

“Мин ватандаш һәм бүлге сайлау комиссиясе әгъзасы буларак барлык теләүче намзәтләрне теркәп гадел һәм демократик сайлау уздыруны таләп итә", ди Храмов.

Мәскәүдә бәйсез намзәтләрнең күпчелеге шәһәр думасы сайлавына теркәлә алмады.

XS
SM
MD
LG