Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина тоткарлаган танкер экипажы Русиягә кайткан


"Ника Спирит" ("Нейма") танкеры
"Ника Спирит" ("Нейма") танкеры

Украина иминлек хезмәте танкерның 2018 елның ноябрендә Украина хәрбиләренә Керич бугазы аша узуны каплаганын белдерә.

Русиянең "Ника Спирит" ("Нейма") исемле танкеры экипажы 26 июльгә каршы төндә Мәскәүгә очкычта очып килгән. Моның хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Моңарчы экипаж Украинаның иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланган булган.

Танкер капитаны Илья Дробязко Украина мәхкәмәсенә җавап бирүдән баш тарткан, ул Керич бугазындагы низаг шаһиты булмавын белдерде. "Без Украина кануннарын да, Русия кануннарын да бозмадык", диде ул.

Мәскәүдән диңгезчеләр Краснодарга, өйләренә кайтып китте.

Русиянең "Ника Спирит" ("Нейма") исемле танкеры Одесса янындагы Измаил портында тоткарланган булган. Украина иминлек хезмәте танкерның 2018 елның ноябрендә Украина хәрбиләренә Керич бугазы аша узуны каплаганын белдерә.

XS
SM
MD
LG