Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары Омскида Ермакка һәйкәл куюга ризасызлык белдерә


Ермакка 30 тонналы һәйкәл. Фото Тара шәһәре Вконтакте төркеменнән алынды
Ермакка 30 тонналы һәйкәл. Фото Тара шәһәре Вконтакте төркеменнән алынды

Себер татарлары Тара шәһәрендә Ермакка һәйкәл куюга каршы чыгып Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурковка хат белән мөрәҗәгать итте.

Себер ханлыгын басып алган Ермакка 30 тонналы һәйкәл Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә урнаштырылды.

Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе Ермакка һәйкәл куюга каршы чыгып, Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурковка хат белән мөрәҗәгать итте. 30 тонналы һәйкәлне Тара шәһәренә кергән җирдә урнаштырдылар.

Омски татарлары төбәк тарихында иң күп кан койган бу атаманга һәйкәл кую халыклар арасында низаг китереп чыгарачак, диләр.

"Себер татарлары үзләренең ата-бабалары элек-электән яшәгән җирләрдә яши. Без Ермакка һәйкәлне кайда да куюга катгый каршы, ә инде себер татарларының тарихи ватаннарында куюга бигрәк тә. Ермак Себер ханлыгының сугышта катнашмаган гади халкын кырып бетергән, юк иткән, ул вакытлардагы кеше санына караганда, ул суйган халык саны искиткеч зур. Безнең өчен мондый кешегә һәйкәл кую кабул итеп булмаслык эш. Ермакка һәйкәл кую турындагы карар монда яшәүче халыктан яшереп эшләнде... Нәкъ менә Омскида исеме бөтен дөньяга билгеле булган галим, себер татарлары тарихын өйрәнүче академик Томилин гомер итә. Ул Ермакның ни Омскига, ни Тара шәһәренә бернинди дә катнашы булмавы турында тиешле мәгълүмәтне биргән булыр иде. Омскида “Себернең йомышлы кешеләре” (“Служилые люди Сибири”) дигән чара уздырып, анда “Себерне алу” бәрелешен яңадан торгызып, казакларның себер татарларын үтергәнен күрсәтергә җыеналар. Бу ният монда яшәүчеләрдә кискен ризасызлык һәм ачу уята. Төмән өлкәсендә Ермакка һәйкәл куюга каршы протестлар дулкыны узды", диелгән хатта.

Кайбер төбәкне өйрәнүчеләр һәм галимнәр тарафыннан Ермакны мифлаштыру һәм герой итеп сурәтләргә тырышу халыклар арасында дуслыкка, татулыкка китерми, ди алар.

"Без – тынычлык теләүче русияләр, яныбыздагы бөтен халыклар белән дус, тату, тыныч яшәргә телибез, ләкин безнең тарихи хәтеребез, мәдәниятебез һәм үзаңыбыз бар. Безнең Якутия иҗтимагый оешмалары кебек БМО яки Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, республиканың төп җирле халыклары хокукларын тануда ярдәм итүләрен сорыйсыбыз килми. Безгә – җирле төп халыкка колак салуларын һәм ихтирам белән карауларын телибез", татарлар.

Омски өлкәсенең Тара районы башлыгына Татар морзалары мәҗлесе дә мөрәҗәгать иткән. "Бу төбәктә шактый күп санда татарлар яши, аларда Ермак атаманның тарихи фигурасы каршылыклы фикерләр тудыра", диелгән аларның хатында.

Алар башлыктан бу проектны тормышка ашыруны туктатып торуын, бу мәсьәләне хәл итү өчен эшче төркем төзүен сорыйлар, бу Русиядә милли һәм милләтара мөнәсәбәтләрне һармонияләштерүне күздә тоткан “Русия федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе”нә туры килер иде, дип искәртә хат авторлары.

XS
SM
MD
LG