Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Екатеринбурда чиркәүгә тәкъдим ителгән урыннарның берсен мәчеткә бирергә чакыра


Изге Екатерина чиркәвен паркта төзүгә ризасызлык белдерүчеләр
Изге Екатерина чиркәвен паркта төзүгә ризасызлык белдерүчеләр

Русия думасы депутаты Екатеринбуда Изге Екатерина чиркәве өчен тәкъдим ителгән өч урынның берсен мәчет төзелешенә бирергә чакыра.

Русия думасы депутаты Андрей Альшевских Екатеринбур шәһәрендә Изге Екатерина чиркәве өчен тәкъдим ителгән өч урынның берсен мәчет төзелешенә бирергә кирәк ди. Бу турыда ул Facebook сәхифәсендә язып чыкты. 2019 елның сентябрендә Екатеринбур халкына чиркәү төзү өчен өч урыннан берсен сайларга туры киләчәк.

Ватандашлар фикерен белешү вакытында чиркәү белән беррәттән халыктан бу урыннарның кайсысы мәчет төзелешенә ярар иде дип тә сорарга кирәк дип саный депутат.

"Мэрия һәм өлкә түрәләре Җәмигъ мәчетен Екатеринбур үзәгендә күрергә теләми. Мөселманнарны үз гыйбадәтханәләрен төзергә Сортировкага һәм Уралмашка җибәрәләр, Серовский трактка диярлек. Бу гадел түгел, чөнки Изге Екатерина чиркәвенә берничә иң мәртәбәле урын тәкъдим ителгән. Безнең җитәкчеләргә христианнар белән мөселманнар бәрелешенә китермичә, киресенчә, Русия халыклары бердәмлегенә, диннәр арасында һәм милләтара аңлашуга омтылу юлын күрсәтәсем килә. Көзен шәһәр хакимияте бөтен шәһәр күләмендә чиркәүне кайда төзү турында сораштуры уздырырга ниятли. Халыкка өч адрес тәкъдим итәчәкләр: Белинский һәм Фурманов урамнары кисешендә буш җир; Горький урамы, 17-нче йорт; телевидение манарасы урнашкан мәйданчык. Нигә әле берьюлы халыктан шушы санап үтелгән урыннарның кайсысын мәчеткә бирергә, кайсысын чиркәүгә, дип сорашмаска? Әле берсе артык та калачак", дип яза Альшевских.

Исемлеккә кергән өч урынның берсе телевидение манарасы янындагы мәйданчык моннан күп еллар элек мөселманнарга бирелгән иде. Анда Җәмигъ мәчете төзү эшләре башланды да, төзелеш туктап калгач, вакытлы “Нур Усман” мәчете корып куелды.

Май аенда Екатеринбурда парк урынында чиркәү төзелешенә каршы урам чараларыннан соң, мэрия анда чиркәү төзүдән баш тартып, шәһәр халкына өч урынның берсен сайларга тәкъдим итте.

Узган җомга намазыннан соң Екатеринбур мөселманнары "Нур Усман" вакытлы мәчете ихатасында OPEN PLOV шәһәркүләм чарасы оештырды. Әлеге чара ярдәмендә алар шәһәрдә Җәмигъ мәчете булмау мәсьәләсенә игътибар җәлеп итте.

Екатеринбур җитәкчелеге мәчет төзү өчен урынны шәһәр читендә тәкъдим итә, әмма мөселманнар мәчетне элек урын бирелгән җирдә төзергә тели. Бу хакта алар Русия президентының Урал федераль бүлгесендәге вәкиле Николай Цукановка, Свердловски өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка һәм Екатеринбур мэры Александр Высокинскийга мөрәҗәгать итте.

"2000-нче еллар башында өлкәнең ул чактагы губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендә Екатеринбурда Тынычлык һәм татулык мәйданы булдыру проекты әзерләнгән булган. Бу мәйданда православ чиркәү, синагога һәм мәчет янәшә төзелергә тиеш була. Проектны әзерләү вакытында аңа Татарстанның ул чактагы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Алишер Усманов, шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүче меңнәрчә кеше ярдәм иткән.

Хат авторлары искәртүенчә, проект Свердлау өлкәсе губернаторы
күрсәтмәсе белән расланган, һәм бүгенгә кадәр ул гамәлдә санала. Тик бүгенге көндә проектта каралган корылмаларның икесе генә төзелеп, сафка бастырылган - синагога һәм Изге Троицки чиркәве. Мәйдан ансамбленең бер өлешен тәшкил итәргә тиеш булган Җәмигъ мәчете төзелми калган. Алай гына да түгел, мәчет төзелергә тиеш булган җир кишәрлегенең хуҗасы алышынган. Хәбәр ителгәнчә, бу урында спорт корылмасы төзергә җыеналар.

"Ләкин җир кишәрлегенең мәйданы боз аренасы төзергә дә, Екатеринбурның Җәмигъ мәчетен торгызырга да җитәрлек, хакимиятнең һәм төрле дәрәҗәдәге инвесторларның ихтыяры гына кирәк", ди мөселманнар.

Алар шулай ук Екатеринбурда Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәм итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG