Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кирмән җыены: "Тел генә түгел, тарих та милләтебезне саклый"


Кирмәнчек шәһәрчеген саклап шәһит киткән әби-бабайлар рухына дога
Кирмәнчек шәһәрчеген саклап шәһит киткән әби-бабайлар рухына дога

27 июль Мамадыш районы Урта Кирмән авылының Изгеләр чишмәсе буенда беренче тапкыр Кирмән җыены үтте. Заманында урыс илбасарлары монда сугыш белән килеп шәһәрне талап һәм яндырып киткән. Кирмәнчекне саклап шәһит киткәннәргә дога кылынды.

Кирмән җыены гадәти авыл җыеннарыннан авыл тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша, тарих галимнәренең шушы авыл янында урнашкан Ханнар зираты, Кирмәнчек шәһәрчеге турында ясаган чыгышлары белән аерылып торды. Чарада танылган галимнәр Фаяз Хуҗин, Нурулла Гариф, Нәҗип Нәккәш һәм башкалар катнашты.

Чишмә буендагы мәйданчыкның бер ягында милли киемнәрдән киенгән апалар җыенга килүчеләргә аш-сулар әзерләсә, икенче ягында күрше районнардан да килгән фольклор төркемнәренең милли җыр-биюләре яңгырады.

Чыгышлар да, сөйләшүләр дә бары тик татар телендә генә барды. Кирмәнчек шәһәрчеген саклап шәһит киткән әби-бабайлар рухына бар халык белән берлектә дога укылды. Шулай ук җәмәгать белән өйлә намазы да башкарылды. Килгән кунаклар тәмле ризыклар белән тукландылар, изгеләр чишмәсеннән су да алырга онытмадылар.

"Кирмән җыены": "Тел генә түгел, тарих та милләтебезне саклый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:19 0:00

Кирмән җыенының беренче өлеше "Сөембикә эзләреннән", икенчесе - "Асылыма кайтам" дип аталды.

Сәхнә янында көн дәвамында балалар өчен татар халкының чүлмәк ясау, тиредән төрле бизәкләр эшләү, ук ату, йон эрләү һәм башка борынгы кәсепләре тәкъдим ителде.

Оештыручылар сүзләренчә, җыенның максаты - Болгар дәүләтенең төньяк чиген саклау өчен торгызылган бүгенге тарихи мирас һәйкәле булган Кирмәнчек шәһәрчегенең дәрәҗәсен үстерү, тарихны барлау һәм татар халкының борынгы гореф гадәтләрен, йолаларын яшь буынга җиткерү.

Ачылышта Урта Кирмән авылының тарихын кыскача аңлатып үткән галим Фаяз Хуҗин, татар телен, гореф-гадәтләрне, тарихи мирасны саклауда "Кирмән җыен"ын уздыруның әһәмиятенә басым ясады.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

"Борынгы Кирмән урнашкан шушы җирлек бик уникаль. Ни өченме? Чөнки Кирмән тирәсендә борынгы шәһәрчек бар, өч борынгы Болгар авылы бар һәм Ханнар зираты үзе генә дә ни тора. Болар барысы да татарның тарихи мирасы.

Урыс елъязмаларында Кирмәннең урыс илбасарлары тарафыннан яндырылып, талануы телгә алына

Кирмән беренче тапкыр 1395 елда урыс елязмаларында телгә алына. Бу Алтын Урда чоры. 1399 елда тагын бер тапкыр телгә алына. Икесендә дә урыс илбасарларының монда сугыш белән килүләре, шәһәрне талаулары, яндырулары һәм китүләре әйтелә. Кирмән шул вакытта беткәнме, анысы билгесез, әмма шушы факт Кирмәннең бай булуын күрсәтә. Бай булмаса, Новгородтан килеп, Идел аша төшеп, Нократка чыгып бу якларга кадәр килеп талап тормаслар иде аны. Менә шул каланы казыдык, бик күп табылдыклар килеп чыкты", дип белдерде ул.

Галим сүзләренчә, монда болгарлар яшәгән. Болгарлар арасында хәзерге Пермь якларыннан килеп чыккан фин-угыр халыклары да бик күп булган.

Фаяз Хуҗин сүзләрен йомгаклап, Кирмән җыены киләсе елда уздырыла калса, балаларны күбрәк алып килергә, аларга бу җирлек турында мәгълүматны җиткереп калырга чакырды.

Тарих кешегә горурлану хисе бирә

"Тел генә түгел, тарих та милләтебезне саклый. Бәлки тарих күбрәк тә саклый торгандыр әле. Чөнки тарих кешегә горурлану хисе бирә. Алар, менә безнең бабайлар нинди булган, шул бабайларның телен без онытырга хаклымы, дип уйлана башлый. Шуңа, бу тәкъдимемә игътибар беләнрәк карагыз һәм киләсе елга күбрәк балалар белән килегез. Колакларының бер чите белән генә тыңласалар да, кимендә кирмән дигән сүз исләрендә калыр иде", диде галим.

Җыенда чыгыш ясаган икенче галим Нурулла Гариф борынгы Чаллы шәһәрендә дә шушыңа охшаш җыен уздырырга күптәннән хыяллануларын, әмма Чаллы җитәкчелегенең, Мамадыштан аермалы буларак, теләкләре булса да, гамәлләренең әле бу форматка килеп җитмәвен әйтеп үтте.

Кирмән җирләре инвесторлар кулына эләгерме?

Җыенга килгән кайберәүләр Мамадыш хакимияте Урта Кирмәннең уңдырышлы җирләрен Иран инвесторларына арендага бирәчәк икән, ираннар монда килсә, эшләр хөрти булыр ахры дип, борчылды. Тик авыл халкында бу турыда төгәл мәгълүмат юк булып чыкты.

Азатлык бу сүзләрнең дөреслекккә туры килү-килмәве турында Урта Кирмән авылы башлыгы Булат Хәсәновтан сорашты.

Булат Хәсәнов
Булат Хәсәнов

"Әйе, андый версияләр бар. Әмма мин эшләгән чорда монда арендага алабыз дип күп кешеләр килде инде. Әлегә беркемнең дә алганы юк.

Җыенны республикакүләм дәрәҗәгә күтәрергә уйлыйбыз икән, инде район җитәкчелеге белән бу турыда утырып сөйләшми булмаячак. Уртак фикер булырга тиеш. Район җитәкчелеген дә бер яктан аңларга була. Алар халыкны эшле итергә тели шуңа инвесторларны чакырмакчы.

Мин бу теманың нечкәлекләрен бик белеп бетермим. Монда әле сөйләшүләр генә алып барыла. Безнең җирләр белән күбрәк Мәскәү эшмәкәрләре кызыксына ахры. Иран инвесторлары исә безгә күрше булган Уразбахты авыл җирлеге белән кызыксына, дип ишеттем.

Беренче чиратта тарихны сакларга кирәктер дип уйлыйм. Чөнки тарих ул безнең үткәнебез һәм шул ук вакытта без үзебезнең киләчәгебез турында да кайгыртырга тиеш. Тарих ул безнең балаларыбызга да оныкларыбызга да калырга тиештер дип саныйм, дип җиткерде Азатлыкка Урта Кирмән авылы башлыгы Булат Хәсәнов.

Киләсе елда Кирмән җыенын республикакүләм һәм алга таба федераль дәрәҗәдә оештыра башлау теләкләре әйтелде.

XS
SM
MD
LG