Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә электрон акча янчыкларын аноним рәвештә тулыландыру тыелачак


Электрон акча янчыклары тотучыларга шәхесләрен идентификацияләми торып, аларны тулыландыру тыелачак. Моны 26 июльдә Федерация шурасы тарафыннан хупланган үзгәрешләр тыя.

Аноним электрон янчыклар тотучылар аларны банк хисабы ярдәмендә генә тулыландыра алачак. Әлеге үзгәрешләргә РБК игътибар иткән.

Элек электрон акча янчыкларын документларны күрсәтми генә түләү терминаллары аша һәм мобиль операторлар офисларында тулыландыру мөмкинлеге бар иде.

Үзгәрешләр авторларының берсе - Русия Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков РБКга яңа кагыйдәләр Росфинмониторинг соравы белән әзерләнде дип сөйләгән. Аноним электрон янчыклар террочылыкны финанслау һәм наркотиклар сатып алу өчен кулланылырга мөмкин диелә.

Бизнес вәкилләре үзгәрешләрне тәнкыйтьли, бу керемнәрнең кимүенә китерәчәк ди. "Аноним янчыкларны банк хисаплары булмаган яки онлайн-интерфейслары начар эшләгән кече банклар мөштәриләре тулыландыра. Акча янчыклары интернет-кибетләрдә түләүләр өчен уңайлы", дип аңлата Электрон акчалар һәм акча күчерүләр базары катнашучылары берлеге башлыгы Виктор Достов.

Берлек мәгълүматларына караганда, Русиядә аноним электрон акча янчыкларын 10 млн тирәсе кеше тота. Калганнары янчык булдырганнан соң паспорт мәгълүматларын күрсәтеп идентификация уза.

2019 елның мартыннан русияләргә аноним акча янчыкларыннан кулакча чыгару тыелган иде.

XS
SM
MD
LG