Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" Сүриядә өч русияленең һәлак булуын хәбәр итте


Русиядән өч сакчы Сүриядә быел июнь аенда һәлак булган. Аларның барысы да "Щит" хосусый хәрби ширкәткә ялланып хезмәт иткән дип фаразлый "Новая газета".

"Щит" ширкәте Сүриядә бизнесмен Геннадий Тимченко объектларын саклый дип яза басма. Тимченконы кайбер матбугат чаралары Русия президенты Владимир Путинның дусты дип атый.

"Новая газета" һәлак булучыларның икесенең исемен ачыклый алган, алар Украина көнчыгышында Русия тарафлы фетнәчеләр ягында сугышкан. Аларның берсе Франциянең чит ил легионында хезмәт итеп, Франция ватандашлыгы алуы да ихтимал диелә. "Щит"ка кадәр икесенең дә Украина көнчыгышында һәм Сүриядә сугышларда катнашучы Вагнер хосусый хәрби ширкәт белән хезмәттәшлек итүе мөмкин.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 2019 елның 15 июнендә Сүриянең Пальмира шәһәре янындагы Твенан газ чыганагыннан 50 чакрым ераклыкта миномет утына эләккән булырга мөмкин диелә.

"Новая газета" фаразлавынча, Пальмира тирәсендә Тимченконың "Стройтрансгаз" ширкәтенә караган объектлары урнашкан. Аларны "Щит" хезмәткәрләре саклаган булырга мөмкин. Басма мәгълүматынча, хосусый хәрби ширкәт Сүриядә сугышларда катнашмый, объектларны гына саклый. Шуңа күрә аның хезмәткәрләре "Вагнер" хәрбиләреннән кимрәк хезмәт хакы ала - аена якынча 120 мең сум, үзләрендә ату коралы гына йөртә. Басма "Щит"та 300ләп кеше эшли дип исәпли.

"Щит" хосусый хәрби ширкәте турында берни дә билгеле түгел диярлек. "Новая газета" ширкәт белән бәйле юридик затларны ачыклый алмаган. Басма мәгълүматынча, ширкәтнең ныгытмасы Мәскәү янында Кубинка авылында, хәрби десант гаскәрләренең 46нчы бригадасы хәрби часте янында урнашкан. Бригада ветераннары хосусый хәрби ширкәтен җитәкләргә мөмкин дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG